![Талипов Хазип Талипович](https://cdn.moypolk.ru/static/resize/w390/soldiers/photo/2015/03/31/e1a4fca76d4c5f35eb3a325d26aa57ac.jpeg)
Хазип
Талипович
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
Гатина Зөбәрия Хаҗип кызы 1937 елның 10 гыйнварында дөньяга килгән. Аның әтисе Талипов Хаҗип Талип улы авылда бригадир булып эшләгән. 1939-1940 елларда Финляндия сугышында катнашкан, аннан соң офицерлар мәктәбендә укып авылга кайткан һәм “Велком” колхозында председатель булып эшли башлаган. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа 4 яшь булган. Әнисе Зәйнәпбикә апа белән икесе калганнар, “ Минем әнине өйдә күргәнем дә булмады. Мин йоклаганда, таң атканчы чыгып китте, соң гына мин йоклагач кайта иде”,- дип искә төшерә Зөбәрия әби. Ачка үлмәс өченнәрсә генә ашамаганнар,: черек бәрәңге, алабута, бәрәңгенең үсеп чыккан яфракларын, кычыткан һ.б. Булган авырлыклар өстенә тагын бер кайгы килә Зөбәрия апалар гаиләсенә: әнисен 1 уч бодай алганы өчен урлауда гаепләп 1,5 елга төрмәгә утырталар. Шулай итеп, кечкенә кыз япа-ялгыз кала. Аны үзенең яныны әбисе тәрбиягә ала. Әтисеннән хатлар гел килеп тора. Бөек Җиңүгә 2 ай үтүгә, 1945 елның 19 мартында Венгриядән әтисенең капитан чинында үлгәнлеге турында хәбәр килә. ( Әле ул вакытта әнисе төрмәдән чыкмаган була) Ә әтисенең энесе Рамазан абый – танкист була. Ул 1944 елның июль аенда Польшада вафат була. Шулай итеп, әбисе 2 баласын да сугыш та югалта.