Сабиров Гумер Хаматгатович
Сабиров
Гумер
Хаматгатович
Рядовой
15.02.1921 - 22.04.2001

История солдата

   Минем бабам Сабиров Гомәр Хаматгата улы 1921 елның 15 февралендә Чистай районы Чулпан авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә алар 5 малай һәм 1 кыз булганнар. Бабам мәктәптә 7 класс укый.  Мөслим авылында тракторчылар курслары ачылгач, шунда укып, тракторист таныклыгы ала. Колхозлашу елларында, бөтен район буенча җирләр эшкәртеп, кыр ызаннарында агач утыртуда актив катнаша.

   19 яше тулгач, 1940 елда аны Армия сафларына алалар. Сугыш башланганда, ул Польша чигендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Фашистлар белән бабам сугышның  беренче көненнән үк очраша. Каты сугышта, ул хезмәт иткән дивизия тулысы белән тар- мар ителә.Бабам каты яраланып, берничә сугышчы белән, фашистларга пленга эләгә. Германиядәге тоткынлыкта булуы турында, бабабыз сөйләргә яратмаган.Сораган кешеләргә  Нәби Дәүлинең“Яшәү белән үлем арасында ” дигән китабын укырга кушкан. Анда тасвирланган вакыйгалар, тулысы белән, аның әсирлектәге тормышын чагылдырган. Ул кичергәннәр турында сөйләү дә, авыр хисләр тудырган.

   Сугыш бетәр алдыннан, фашистларның уяулыклары кимегәнен сизеп, бабам берничә тоткын белән качып китәләр.Бик күп авырлыклар аша үтеп, 1945 елда илебезгә кайтып, Армия сафларында хезмәт итүен дәвам итә. 1946 нчы елның маенда гына туган авылына кайтып җитә ала. Сугышта катнашуы өчен аны 3 медаль белән бүләклиләр.

   Озакламый, бабам авылның иң чибәр кызы Мәрүзә белән тормыш корып җибәрәләр.Бер- бер артлы 7 кыз, 1 малай дөньяга килә.Шуларның берсе- әтиемнең әнисе, әбием Гөлбикә була.

   Бабам колхозда бик озак еллар комбайнчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.Әбием Мәрүзә белән алар 50 ел гомер итәләр.Аны, тырыш хезмәте өчен, орден- медальләр белән бүләкләгәннәр, аның исеме мактау тактасыннан төшмәгән.

   Кызганычка каршы, бабам 2001 нче елның 22 апрелендә вафат була.

   Без шундый батыр йөрәкле бабабыз белән чиксез горурланабыз! Аның турында истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Регион Республика Татарстан
Воинское звание Рядовой
Населенный пункт: Чистополь
Место рождения Чулпан, Чистопольский р-н
Годы службы 1940 1945
Дата рождения 15.02.1921
Дата смерти 22.04.2001

Автор страницы солдата

Страницу солдата ведёт:
История солдата внесена в регионы: