![Мәхмүтов Әскар Мәхмүт улы](https://cdn.moypolk.ru/static/resize/w390/soldiers/photo/2015/04/13/a35dac978f03410b9da0494ea3006bf7.jpg)
Әскар
Мәхмүт
улы
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
Мәхмүтов Әскар Мәхмүт улы Сәмәкәй авылында 1921 нче елны дөньяга килә. Авылда җидееллык мәктәпне бетереп, төрле авыр эшләрдә эшли. 1941нче елның апрелендә хәрби хезмәткә алына. Псков өлкәсендә, Латвия тирәсендә автомашиналарда ярдәмче булып хезмәт итә.
Бер авыл тирәсендә егермеләп немецны чолгап алып кулга төшергәннәр. Немецлар белән тигез җирдә очрашып сугышу вакытын бик ачынып искә ала Әскар бабай. Үзара атыша торгач, патроннары бетеп чолганышта калалар һәм 25ләп армеец әсирлеккә эләгә. Арада Әскар бабай да була. Әсирлектә чагында бер генә тапкыр су һәм ашарга бирәләр иде дип сөйли ул. Хәлсезләнә барган солдатнын бәхетенә каршы, Латвия ягыннан бер уртача хәлле крестьян килеп, үзенә коллыкка сайлап ала аны. Хуҗаның әсиргә яхшы мөгамаләдә булуын “игелекле җан” иде дип искә ала ул.
1 елдан соң Германиягә алып китәләр. Әскар бабай ташкүмер шахтасында эшли. 1945нче елның апрелендә совет гаскәрләре меңнәрчә әсирне азат итәләр.
Сәмәкәйгә 1946нчы елның азагында гына кайта ул. Күп еллар дуңгызлар, атлар карый. Хезмәт Кызыл байрагы, Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнә. Татарстанның Атказанган терлекчесе исеме бирелә.