Хайруллин Корбангали Хайрулла Улы
Хайруллин
Корбангали
Хайрулла
Улы

История солдата

Минем бабам Хайруллин Корбангали Хайрулла улы 1903 елда Чистай районы Мөслим авылында крестьян гаиләсендә туган. Ул – минем әтиемнең бабасы. Кечкенәдән бик шук, зирәк, җитез малай булган. Башлангыч классларны тәмамлаганнан соң, әтисе белән төрле эшләрдә эшләп йөргән.

 Еллар үтә торган, бабам егет булып җитешкән. “Ударник ” колхозының  алдынгы эшчесе булган.  Минҗамал исемле кызга өйләнгән. Бер- бер артлы балалары туган. Яшь гаиләгә зур кайгылар күрергә туры килгән: 13 баладан 5 се генә исән калган. Бүгенге көндә  төпчек кызы Зөлфия апа эле исән- сау.

Сугыш башлану белән бабамны Мари АССРның Суслонгер лагерына, сугышка әзерләү өчен, җибәрәләр.  Ул анда бик күп авырлыкларга, җәберләүләргә дучар булган.

 Хәрби әзерлек үткәннән соң, аны сугышка җибәрәләр. Бабамның Воронеж өлкәсе тирәсендә сугышуы билгеле. 121 нче стрелковая дивизия составына кергән, 383 нче номерлы, саперный полкта сугышкан. Ул полкның максаты – немецлар тарафыннан куелган миналарны зарарсызландыру булган.

 Кызганычка каршы, 1942 елның сентябрендә бабам һәлак булган. Курск өлкәсендә күмелгән дигән мәгълүмат  бар. Үлеменнән соң  ул “Җиңү өчен” медале белән бүләкләнгән. Аның исеме Мөслим авылының мемореаль тактасында мәңгеләштерелгән.

 Мин үземнең  шундый батыр йөрәкле бабам белән чиксез горурланам! Аның турында истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Регион Республика Татарстан
Населенный пункт: Чистополь
Место рождения Муслюмкино, Чистопольский р-н

Автор страницы солдата

Страницу солдата ведёт:
История солдата внесена в регионы: