
Тимергали
Яхинович
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
Гайсин Тимергали Яхъя улы (20.10.1921- 15.03. 2003) - Казаклар авылында туып, башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрдә укыганнан соң, туган авылында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк аны Ворошилов районы хәрби комиссариятына чакырып, армия сафларына алалар һәм сугышка җибәрәләр, ул анда башта рядовой, аннан соң ефрейтор, санинструктор булып сугышның соңгы көннәренә хәтле катнаша. 1943 елда аны ВЛКСМ сафларына алалар.1944 елда “За отвагу” медале белән бүләклиләр. Архив материалында (45378506) язылган: “Санитарного инструктора 2-й батареи рядового Гайсина Тимергалия, за то, что в боевой обстановке своевременно оказывает первую помощь, а 14 июля 1944 года под деревней Дасхцярка из под арт-минометного обстрела вынес раненного бойца”. Бөек Ватан сугышы ветераны.
Боевой путь
Москва-Берлин
После войны
Сугыштан исән кайтканнан соң, ул Теләнче Тамак авылындагы МТС та тракторчы булып эшли башлый. Аннан соң озак еллар СХТ директорының төзелеш һәм хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе булып эшләде. Аның турында Р. Зарипов, Л. Фазуллина үзләренең китабында болай дип язалар: “Аерым хөрмәт белән Казаклар авылыннан Тимергали Гайсин турында әйтергә кирәк. Авыру булуына карамастан (аның бер кулы сугыштан кайтканда ук авырта иде), ул предприятиянең хуҗалык һәм төзелеш эшләрен алып бара. Төзелеш материаллары һәм хуҗалыкта кирәкле материалларны булдыруда өзеклек китерми, ... тормыш практикасы, алдан күрү сәләте, таләпчәнлеге, эшне оештыра белүе СХТның уңышлы эшләвендә бик зур роль уйнады, диләр хезмәттәшләре”. Ул тормыш иптәше Зөлзилә Шәйгазам кызы белән алты бала тәрбияләп үстерделәр – Рәис, Альфира, Илгизәр, Флера, Равиль, Фәрит.