
Равиль
Гаязович
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
Сугыш – кешелек дөньясына зур югалтулар, бетмәс – төкәнмәс хәсрәт, үлем алып килүче фаҗига ул. Без, сугышны күрмәгәннәр, аны фильмнар карап, китаплар укып, шул михнәтләрне үз җилкәләрендә күтәргәннәрнең истәлекләре аша гына күзаллыйбыз. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашып килә. Илебез халкы бу күркәм вакыйгага әзерләнә. 73 ел... Күпме авыр кайгы – хәсрәт, ятимлек, ачы һәм кайнар күз яшьләре, хәбәрсез югалган кешеләр, өзелгән өметләр... Сугыш хәсрәте бер генә гаиләне дә, бер генә йортны да әйләнеп узмады. Мин бу язмамда дәү әтием Бөек Ватан сугышы ветераны Гаязов Равил Гаяз улы турында сөйләргә булдым. Дәү әтиемә 15 яшь тулганда, сугыш башлана. Ә инде 17 яшьләре тулыр-тулмас егетләрне 1943 елның 5 ноябрендә армия хезмәтенә алалар. Дәү әтиемә дә повестка килә. Берничә көннән соң аларны, мал вагоннарына төяп, Арчадан Суслонгер урманы эченә урнашкан 137нче полкка алып китәләр. Монда авыр урман эшен башкару өстенә, сугыш серләрен дә өйрәнәләр. Бу полкка Ворошилов килеп киткәннән соң гына солдатларның яшәү рәвеше бераз яхшы якка үзгәрә. Озак та үтми, аларның төрлесен төрле якка тараталар. Минем дәү әтием Украинага, чик буена эләгә. Юлда барганда, аларның эшелонын фашист самолетлары бомбага тота. Дәү әтием исән кала, тик әле чик буена 350 чакрым калган була. Исән калганнар бу араны 5-6 көн җәяү үтәләр. Һәм Украинаның чик буендагы Заболотов авылына барып урнашалар. Аларның төп бурычлары чик буен саклау һәм Украинаны бандадан азат итү була. Билгеле, бу хезмәттә тән яралары да, киләчәктә гомер буе газаплаячак авырулар да алырмын дип уйламагандыр да 17 яшьлек дәү әтием. Ул бер нәрсәне белә: илне дошманнардан азат итү өчен, хәленнән килгәнне эшләргә. Сугыш беткәннән соң да дәү әтием тиз генә туган якка әйләнә кайта алмаган, чик буенда алты ел ярым Туган илебезне саклаган. 1950 ел ахырында гына Әлдермешкә кайтып төшә ул. Дәү әтием тыныч хезмәттә дә сынатмаган. “Маяк” колхозында комбайнда эшләгәндә, ул Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Тырыш хезмәте өчен бик күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының Хезмәт Даны китабына кертелә, күп тапкырлар авыл һәм район советларына депутат итеп сайлана. Гаиләбездә бик кадерле фотосурәт саклана. Бу фотосурәтә дәү әтиемнең орден һәм медальләре ачык күренә. Мин - аның оныгы – шушы фотосурәткә карап, дәү әтием белән күңелдән генә сөйләшәм, үземнең дәү әтиемнең дәвамы булуым белән горурланам. Кызганыч ки, бүгенге көндә дәү әтием вафат. 15 апрельдә аңа 92 яшь булыр иде. Сугыш – фаҗига, мәңге төзәлмәслек яралар, үлем китерүче. Теләк бер генә: бу афәтне беркемгә дә күрергә язмасын иде. Табыннарыбыз мул, күгебез гел аяз, киләчәгебез өметле булса иде! Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара, әмма сугыш хәтирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар арасында минем дәү әтием дә бар. Без аларны һичкайчан онытмабыз, аларга мәңгеллек дан!