Гатин Нуриахмет Гатинович
Гатин
Нуриахмет
Гатинович
наводчик
25.04.1925 - 1973

История солдата

БАБАМ ЯЗМЫШЫ СУКМАГЫ БУЙЛАП

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде күп еллар узса, аның ачы хатирәләре күңелгә  тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә. Меңләрчә өзелгән гомерләр, ятим балалар һәм  тол хатыннар язмышы...

Нуриәхмәт Гата улы Гатин  озын сугыш юлларын узып туган якка әйләнеп кайтса да, сугыш яралары эзсез калмый...

Гатин Нуриәхмәт Татар Дөм-Дөм авылында 1925 елда Гата һәм Мәхүбҗамал гаиләсендә өченче –төпчек сабый булып дөньяга аваз сала. Үзеннән олырак Сәкинә апасы һәм Нургали абыйсы була. Барлык балалар кебек үк мәктәптә белем ала, балачак хыяллары белән үсә, буйга  җитә. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Сугыш башланганда аңа нибары 16 яшь була, тагын ике елдан, 18ен тутыргач, 1943 елда сугышка алына. Бабамның сугышка китүе турындагы хатирәләр сакланмаган, якыннары инде күптән безнең арада юк. Кызылармиячеләр китабында теркәлгән мәгълүматлар буенча бабайның сугыш юллары буенча үтәргә була. Беренче хезмәт итү урыны – 46 УПП, 4 батальон, 14 рота булган  (1.1943-8.1943). Хәрби антны Нуриәхмәт бабай 1943 елның 3 февралендә бирә. Сигез ай курсант тормышын үткәч 62 нче гвардияле атучылар полкына юллана. Әлеге полкта ул наводчик вазифасын үти. 1943 елның август-сентябрь айларында яраланып 2878нче эвагоспитальгә эләгә. Әлеге дәвалану җире Бор шәһәре янында урнашкан икәнлеген архив документларыннан укып беләбез. (Горький өлкәсе, соңрак 5823 нче номерга үзгәртелә). Өч ай дәвамында 1943 елның декаберенә кадәр госпитальдә дәвалана. 1943-01.1945 елларда командир отделение була, фашистлар өстеннән җиңү яулап алынганнан соң да туган ягына тиз генә әйләнеп кайта алмый. 1948 елга хәтле төрле өлкәләрдә хезмәт итүен дәвам итә.

Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң бары 1949 елда гына туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул. 1949 елда әбием Хәсибә Гәрәй кызы белән тормыш корып җибәрәләр.  Хәсибә әби әле мин кечкенә чакта үзенең истә булган хатирәләрен сөйли иде: Бабаң бик чибәр, озын буйлы, җырдагы кебек кара чәчле, кара кашлы иде. Армиядән хезмәт итеп кайткач та ул минем арттан йөри башлады. Мин үзем дә авылда яңа кеше (Дөм-Дөм мәктәбенә укытучы булып юллана), барлык кызлар көнләшеп карыйлар иде. Минем холкым бик кире булган күрәсең, бик аңа җавап кайтармый йөрдем. Көннәрдән бер көнне минем янга килде дә бабаң, чыгсыңмы юкмы инде миңа кияүгә диде. Барыбер мин сине үземә алам димәсенме. Менә шулай кыска гына вакыт эчендә өйләнешеп, гаилә дә корып куйдык, - дигән сүзләр белән сөйләгәне бар әбинең.

           Еллар узган саен тормыш алга бара, бер-бер артлы балалар туып, аларны тәрбиялиләр: иң олы уллары 1950 елгы Рифгат, аннан ары 1952 елгы Мисгат, ике малайдан соң көтеп алган кызлары 1955 елгы Вәсилә, 1959 елгы Вәсимә, һәм төпчекләре 1965 елгы Әсгат һәм 1971 елгы Минзилә. “Бабаң балаларны бик яратты, әле үлеп китмәсә тагын апкайта идек бер-икене “ – дип ярым көлеп, ярым елап искә ала иде Хәсибә әби.

Сугышта алган яралары бабайга рәхәт тормышта яшәргә ирек бирми. Фронттан ул үпкә чире белән кайта. Кайткач та авыруы турында беркемгә әйтми, яшереп йөреп колхозга комбайнга эшкә чыга. Андый авыр эштә инде эшләрлек көче калмагач та өйдә утырмыйча, пожарный пункта эшли, шул ук вакытта йон тетү машинасында да хезмәт куя, атлар карый. 1973 елда вафат була.

Нуриәхмәт Гата улының йортлары Түбән очта, хәзерге Хадиуллин Харис абыйлар урынында була, соңрак югары очка хәзерге Гыйлемхан абыйлар янындагы пуҗымга күчәләр(әлеге пуҗымда хәзер дә безнең бакча урнашкан).

Нуриәхмәт бабайның әти-әнисенең дә язмышлары бик фаҗигале. Әнисе Мәхүбҗамал Мөхәммәтҗан кызы 1953 елда яшен вакытында яшен сугыпмы, әллә агач төшепме үлеп китә. “Бик нык яшенле, көчле җилле яңгырлы давыл булды ул көнне. Мәхүбҗамал әнкәй каядыр болынгамы киткән иде.Яңгыр башланганда кайтып җитеп өлгермәгән. Авыл башындагы бик юан агач төбендә качырга уйлап, шунда баскан. Агачны яшен сугып, юан агач ботагы төшкәндер инде өстенә күрәсен” – дигән сүзләре истә калган әбинең.

Мәхүбҗамал әбинең кабере авыл зиратында сакланган. Азрак үсә төшкәч кабер ташындагы язуларны яңартып, укып чыктым. Шул чакта уйга бирелеп, теге юан агач кайсы җирдә булды микән дигән сорауга бирелдем. Миңа җавап итеп Ривгат абый: “Ул агач менә хәзерге Закиров Алмазлар турында иде. Бик юан тал иде ул. Әбине мин чак кына төсмерлим. Миңа әле 2-3 яшь кенә иде ул вакытта” – дип хатирәләре белән бүлеште.

Әтисе Гата абзый турында мәгълүматлар, хатирәләр, истәлекләр бик аз. Улы Нургали янына чит шәһәргә киткән җирендә югалган бабай (пароходта суга төшеп киткән дип сөйлиләр). 1946 елда Нуриәхмәт бабай сугышка киткәндә бирелгән Кызылармияче китабында әти-әнисе графасында бары тик әнисе генә язылган, димәк ул вакытта инде Гата бабай исән булмаган күрәсең.

Акккан судай көн-артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Нуриәхмәт бабайның балалары гына түгел, инде менә без -  оныклары да  үсеп буйга җиттек: 8 онык, инде хәтта оныкчыклар да бар. Беребез дә бабайны күрү бәхетенә ирешә алмадык, аның турында якты хатирәләрдән генә беләбез, тик шуңа карамастан, һәрберебез бабабыз белән горурланабыз һәм Нуриәхмәт бабай белән Хәсибә әбигә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хәсибә әби үзе дә тыл хезмәтчәне, сугышның ачысын-төчесен тойган, тумышы  белән Менделеевск районынннан, Дөм-Дөм авылында гомер иткән кеше. Без алар алдында баш иябез.

Регион Республика Татарстан
Населенный пункт: Елабужский район, с. Татарский Дюм-Дюм
Воинская специальность наводчик
Место рождения Республика Татарстан, Елабужский район, село Татарский Дюм-Дюм
Годы службы 1943 1945
Дата рождения 25.04.1925
Дата смерти 1973

Боевой путь

Место призыва Республика Татарстан, Елабуга
Дата призыва 1943
Боевое подразделение 46 УПП 4 б-н, 14 рота
Госпитали ЭК 2878

Семья солдата

Хасиба
Гатина Хасиба Гареевна

Автор страницы солдата