
Галим
Гатинович
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
“Ярраби ходаем, әти кайтсын дип дога кылдым”
Агымдагы елның 25 маенда Псков өлкәсе, Новосокольническ районы, Харино-Бор авылында “Поиск” эзләнүләр отряды сугыш кырларында ятып калган солдатлар эзенә юлыга. Татарстаннан өч солдат арасында Алабуга районы Дөм-Дөм авылыннан киткән Галим Гатин да бар. Сугышта һәлак булган әтисенең калдыкларын табулары турындагы хәбәрне ишеткәч, Рәмзия апаның күзләренә яшь килде.
Дөм-Дөм авылы советына килгән бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Кем ул Галим Гатин? Дөм-Дөм авылының кайсы тирәсендә яшәгән? Туган-тумачалары бармы? Сорауларга җаваплар эзли-эзли, акрын гына 70 елдан артык элек булган вакыйгалар йомгагын сүтәм.
Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып «әти» дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә.
– Мин әтине бик хәтерләмим. Тик шулай да озын буйлы, сары чәчле икәнен бераз төсмерлим, – монысы әтисе сугышка киткәндә 2 яшьлек булып калган Рәмзия апа сүзләре.
Сугышның нәкъ башында, 1941 елның 25 нче июнендә, Алабуга военкоматы аша китеп бара Галим Гатин. Тормыш иптәше Мәрзияне, 2 яшьлек Рәмзияне калдырып китә.
–Без әнкәй белән бергә озатып калганбыз әтине. Әти бер дә аераласы килмичә мине олы бер көрәккә утыртып, ишегалды буенча йөргән. Шул рәвешле минем күңелне күргән, күрәсең күңеле сизгән күк, соңгы тапкыр уйнап калган газиз баласы белән. Сугышка бергә китүче иптәшләре “Галим, әйдә кызыңны да алып китәсеңме булмаса дип” шаяртып капка төбендә көтеп торганнар. Мин үзем билгеле әлеге мизгелләрне хәтерләмим, әнием Мәрзия сүзләре буенча гына беләм,- дип искә ала Рәмзия апа.
Гатин Галим Гата улы йорты авылның хәзерге Муса Җәлил урамында урнашкан була. 1910 елның 22 ноябрендә Гата һәм Сәхипҗамал Шәймәрдановлар гаиләсендә төпчек бала булып Галим дөньяга аваз сала. Гаиләләрендә тагын 1899 елгы Миңлеямал, 1903 елгы Шамил, 1905 елгы Гали (искәртеп үтәргә кирәк Гали абзый шулай ук сугышта хәбәрсез югала), 1906 елгы Зифа Галимнең бертуган абый-апалары. Галим үз туган авылында Бәдретдин кызы Мәрзия белән гаилә кора. 1939 елда Галим белән Мәрзия гаиләсендә сөенечле вакыйга – кызлары Рәмзия туа. Галим абый гаилә бәхетен тоеп озак яши алмый, илебез күген кара болыт каплый. Сугыш кырларына китеп озак та узмый, аның белән элемтә өзелә, Галим Гатин хәбәрсез югала (хәбәрсез югалган турында документ еллар узу сәбәпле югала).
-Ниндибер бер кәгазь тотып килде безгә түти. Әнкәй белән шул кәгазьне укыдылар да икәүләшеп елый башладылар. Син әле кечкенә кызым, дип миңа ни булганын әйтмәделәр. Алар елагач мин дә үкси –үкси еладым. Ул кәгазь әтинең хәбәрсез югалганлыгы турында хәбәр булгандыр инде күрәсең, - дип балачак хатирәләрен барлый Рәмзия апа.
Рәмзия апа хәзерге көндә үз туган Дөм-Дөм авылында балалары, оныклары янәшәсендә матур тормышта яшәп ята. Рәмзия апаның килене Фидания дә Мәрзия әби сөйләгән истәлекләре белән бүлеште:
-Әби гел искә ала торган иде ул заманнарны. Мәрзия әбинең ахирәте Мәхүбҗамал көннәрдән беркөнне әби янына килгән дә: “Мәрзия нык бул, бүген төш күрдем, Галимең кайтмый”,-дигән. Әби Галим бабай турында бик яхшы, тырыш, уңган, мәрхәмәтле кеше дип сөйли иде, - дип искә ала Фидания ханым.
2015 елның 19 июнендә Галим Гатин калдыкларын авылга алып кайттылар. Сөякләре белән рәттән сакланып калган медальон - исемен һәм яшәгән урынын ачыкларга ярдәм иткән.
-Әнкәй миңа әйтә торган иде: “кызым, ярабби әтием кайтсын дип телә, бала теләкләре чынга аша ул”,- дип. 20 ел буе шул сүзләрне истә тотып көн дә дога кылдым. Иптәш кызы Мәгълүмә шулчак шаяртып: “Буйга җиткән кыз инде үзең. Шулай да бала чага акылы синдә, һаман әтиең кайтуга ышанып дога кыласың,сугышта үлгән атаңны, тукта инде” дигәч кенә туктадым. Менә бит шулай да минем догалар барып ирешелгән, 74 елдан соң булса да, әткәй туган ягына әйләнеп кайтты,- дип күз яшьләре аша Рәмзия апа үзенең тәэсирлэре, тойгылары, хисләре белән уртаклашты.
Әлеге вакыйгадан соң Галим абзыйның фронт язмышын күзалларга була. Димәк, ул сугышта Псков өлкәсендә хезмәт иткән. Табылган кайбер документлар Галим абыйның фронтта атучы булганын исбатлый. Әлмәт районы егетләре Миннәхмәт Рәхимҗанов һәм Яков Киршин белән бергә яу кырында булганнар дип әйтергә була, чөнки, нәкъ әлеге солдатларның калдыклары бергә табыла.
Эзләнүләр отряды хезмәткәре Рафик Сәләхиев сөйләвенчә, алар Харино-бор авылы янында яу барган урыннар тапканнар. Моңа дәлил булып табылган гильзалар, каскалар, снаряд калдыклары һәм башкаларны санап китерергә була.
Гомумән, Галим абый Гатин турындагы хәбәрне ишеткән һәркем йөрәге аша үткәреп, әлеге гаиләгә ярдәм итәргә тырышты. Әлмәт районыннан Галим абыйның фронт дусты Миннәхмәт Рахимҗановның оныгы Марсель Рәхимҗанов Псков өлкәсеннән солдатларның калдыкларын алып кайтты. Әләмәт шәһәреннән авылга хәтле алып кайтырга Алабуга шәһәре җитәкчеләре һәм Рәмзия апаның кияве Камил булыштылар. Галим Гатинның җәсәден 19 июнь көнне Дөм-Дөм авылы зиратына күчереп күмделәр. Мондый чара әле Алабуга районында беренче генә очрак буларак билгеле. Әлеге чарада Рәмзия апаның туган-тумачасы, авыл халкыннан тыш Алабуга шәһәре идарәсеннән килгән вәкилләр, Алабуга военкоматы җитәкчесе Н.Битюков, авылыбыз җитәкчеләре Рафаил Бәдретдинов һәм Рүзилә Һадиуллина да катнашты.
-Иптәшләр бүген бер яктан шатлыклы да, бер яктан кайгылы да көн инде. Авылыбыздан сугышка китүчеләр бик күп булган. Күбесе шуларның әйләнеп кайта алмады. Авыр сугыш елларына карамастан Мәрзия апа үз тырышлыгы белән әйбәт кенә яшәп, кызын тәрбияләп үстерде. Әлеге гаилә төшеп калганнардан түгел, авылыбызда бар кешегә үрнәк булып яшәп яталар. Эзтабарларга рәхмәт, эзләнүләр күп булсын, югалып калганнарның сөякләрен булса да туган якларына алып кайтып җирләргә насыйп булсын, - дигән сүзләре белән чыгыш ясады “Яшь көч” агрофирмасы җитәкчесе Рүзилә Мирсәетовна Һадиуллина. Шулай ук Рәмзия апага әтиеңне бүләге сыман булсын дип мамык шәл дә бүләк итте.
-Балачак теләгем кабул булды, үлгәч булса да кавышырга насыйп булды, сөякләре белән булса да. Зиратта мөселман кануннарына туры китереп, кәфенгә төреп, җыелган сөякләреннән скелетын ясап, тиешенчә итеп әткәйне җирләдек, - дигән сүзләре белән әңгәмәбезне төгәлләдек Рәмзия апа белән.
Сугыштан соң күп еллар узса да, бу безнең тарих, безнең язмыш, безнең фаҗига. Һәм ул онытылырга тиеш түгел. Галим бабайныкы кебек ачы язмышлар кешелек дөньясында бихисап. Сугышта булган һәрбер шәхес безнең игътибарга һәм ихтирамга лаек. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.
Айгөл Гатина