Гараев Мансур Гараевич
Гараев
Мансур
Гараевич

История солдата

Гараев Мансур абый 1925нче елныц 7 ноябрендә Оргыды авылында якты дөньяга килә.

Ямъле Оргыды авылында буй җиткергән бу егет 1940нчы елны Сәмәкәй авылы 7 еллык мәктәбен тәмамлап, туган авылында эшкә керешә.

Ул 1943нче елның 16нчы январендә армия сафларына алына.

Запасной зенитный артиллерийский полкта 2 ай өйрәнүләрне үткәч, 30 егетне сайлап, төннә тревога белән каядыр эшелонга төяп озаталар.. Аларны кайда алып барганнарын иртән генә әйтәләр. 24 тәүлек барганнан соң Улан-Уде шәһәренә илтеп аталар аларны. 187 нче артиллерия дивизиясенә 8 кешене разведчик итеп урнаштыралар. Шулар арасында Мансур абый да була. Монда бер ай хезмәт иткәннән соң аларны Забайкалиегә күчерәләр. Ул 1943нче елдан алып 1945нче елга кадэр 262 нче артиллерия дивизиясендә хезмәт итә.

Япониядә сугыш башлангач, аларны Манчужирия границасына күчерәләр. Япониядә сугыш тәмамлангач “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

1946нче елда 64нче бүлектә Хабаровск шәһәрендә прожектор баталионында хезмәт итә.

1948нче елда демобилизировать итәләр.1948нче елның март аенда 6 ел хезмәт итеп туган авылына кайта. Бик күп еллар туган колхозында эшләп, 1985нче елда лаеклы ялга чыга. Гараев Мансур абый 2014нче елда вафат була.


 

Регион Хабаровский край
Населенный пункт: Хабаровск

Автор страницы солдата

Страницу солдата ведёт:
История солдата внесена в регионы: