
Хусаин
Баязитович
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
В сентябре 1942 года направлен на работу в Елабужский район, где передал повестку военкомату. Таким образом, он ушел на войну. Сначала Елабужский военкомат отправил его в запасной полк в Суслонгер. Там Баратынского отправили на войну.
Участвовал в боях на реке Дон. В декабре 1943 года, после окончания учебы, Хусаин абый попал на Второй Белорусский фронт. Он служил в саперной бригаде до сентября 1944 года. Награжден медалью” За отвагу". Участвовал в освобождении городов Гомель, Минск, Белосток. Освободили Польшу. В апреле 1945 года началось наступление на Берлин. Берлином.с танковым полком вступил в Берлин, был при Рейхстаге, встречался с американскими войсками. 4 мая третью танковую армию направили на освобождение столицы Чехословакии города Прага. В том же полку был и Хусаин абый. 9 мая они прибыли в Прагу, где услышали известие об окончании войны. Он служил в Румынии до апреля 1947 года. 22 апреля 1947 года вернулся в родное село Сарабикулово.
Боевой путь
В сентябре 1942 года направлен на работу в Елабужский район, где передал повестку военкомату. Таким образом, он ушел на войну. Сначала Елабужский военкомат отправил его в запасной полк в Суслонгер. Там Баратынского отправили на войну.
Участвовал в боях на реке Дон. В декабре 1943 года, после окончания учебы, Хусаин абый попал на Второй Белорусский фронт. Он служил в саперной бригаде до сентября 1944 года. Награжден медалью” За отвагу". Участвовал в освобождении городов Гомель, Минск, Белосток. Освободили Польшу.В апреле 1945 года началось наступление на Берлин. Берлином.с танковым полком вступил в Берлин, был при Рейхстаге, встречался с американскими войсками. 4 мая третью танковую армию направили на освобождение столицы Чехословакии города Прага. В том же полку был и Хусаин абый. 9 мая они прибыли в Прагу, где услышали известие об окончании войны. Он служил в Румынии до апреля 1947 года. 22 апреля 1947 года вернулся в родное село Сарабикул.
Воспоминания
Воспоминания
1923 нче елның 28 декабрендә Сарабикул авылында крестьян гаиләсендә бишенче бала булып туа. Гаиләдә 6 бала. Әтисе Баязит, ә әнисе Минниса. Баязит абый балта остасы була. 1931 едда 1 класска укырга керә, ә 1938 елда 7 класс тәмамлый. Колхозда төрле эшкә йөри, ат белән эшли. 1941 елның язында авлдан берничә кеше җыелып, Грузиягә китә. Ләкин аны эшкә урнаша алмау сәбәпле кире кайта. Сугыш башланганда Хөсәен абый авылда була. Бер атна узгач, Зеленодол станциясенә барып эшкә урнаша. Ул вакытта Хөсәен абыйга 18 яшь була. Фанер заводында төрле эштә 1942 елның сентябренә кадәр эшли, чөнки аны сугышка яраксыз дип табалар. Сентябрь аенда Алабуга районына эшкә җибәрәләр, шундагы военкомат Хөсәен абыйга повестка бирә. Шулай итеп, ул сугышка китә. Башта Алабуга военкоматы аны запас полкка Суслонгерга җибәрә. Анда бератна өйрәткәч, сугышка җибәрәләр. Хөсәен абый башта Дон елгасы буендагы сугышларда катнаша. Ул вакытта кыш була. Морозов шәһәренә җиткәндә аның аяклары өши, чөнки аяк киемнәре юеш, киптерергә җае булмый. Хөсәен абыйны Лески районындагы күчмә госпитальгә озаталар. Госпитальдә өч ай ятканнан соң, яраклы 15 кешене Ростов өлкәсе Мелерового запас полкына җибәрәләр. Кыш үтә. Бу кешеләрне пантонный бригададан килгән лейтенант үзенең бригадасына алып итә. Аларны анда пантоннан паром җыярга, аннары күпер җыярга өйрәтәләр. Өйрәнеп беткәч, Лесичанский районында Донес елгасында переправада эшли Хөсәен абый. Елга аша паром белән чыгарганнар. Бу 1943 елның җәе була. Шуннан 1923-1924 елгы яшьләрне җыеп, Грузиядәге Месхед шәһәренә сапёрлыкка укырга җибәрәләр. Кыш башларында, укулар беткәч, Хөсәен абый Икенче Белорусия фронтына эләгә. Ул сапёр бригадасында 1944 елның сентябренә кадәр хезмәт итә. Шул ук вакытта траншеяләр казый, чәнечкеле чыбыкла суза, күперләр, юллар төзәтә, җәяүлеләрне озатыша. Менә һөҗүм башлана. Фашистларның оборонасы аша һөҗүмне уңышлы үткән өчен беренче медаль – “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Гомель өлкәсе Яңа Рыхлов авылы янында була бу хәл. Бөтен фронт белән алга китәләр. Хөсәен абый Гомель, Минск, Белосток шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Польша җирләренә барып керәләр. 1944 елның сентябрь аендә Августов шәһәре яныннан егерме сугышчыны кире Мәскәүгә җибәрәләр. Алар арасында Хөсәен абыйда була. Ул Загорск шәһәре янындагы запас полкка эләгә. Икешәр кешеитеп бүлеп, яңа формалашкан полкларга тараталар. Хөсәен абый Колесников фамилияле сугышчы белән танк полкына эләгә. Анда сапёр була. Шушы полк белән 1945 елның мартында Германиягә чыгып китәләр. 24 апрельгә кадәр совет гаскәрләре Германиядә көч туплый. 1945 елның апрелендә Берлинга һөҗүм башлана. Берлин алына. Танк полкы белән Хөсәен абый Берлинның үзенә дә керә, Рейхстаг янында да була, Аиерика гаскрләре белән дә очраша. 4 майда Өченче танк армиясен Чехословакиянең башкаласы Прага шәһәрен азат итәргә җибәрәләр. Хөсәен абый да шул полк та була. 9 май көнне Прагага барып керәләр һәм шунда сугыш бетү турында хәбәр ишетәләр. Чехословакиядән танк полкын Румыниягә чыгаралар. Ул 1947 елның апреленә кадәр Румыниядә хезмәт итә. Шуннан кайтырга чыга. Башта товар поезды белән Рузаевка станциясенә кадәр кайта, ә Келәүле станциясенә пассажир поезды белән кайта. 1947 елның 22 апрелендә туган авылы Сарабикулга кайтып җитә Хөсәен абый. Ветеранның бүләкләре: - “Берлинны азат иткән өчен” медале - “Праганы азат иткән өчен” медале - “Ватан сугышы” ордены - “Бөек Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50, 60 еллыгы” медальләре - “СССР Кораллы көчләренең 50, 60, 70 еллыгы” медальләре - “Жуков” медале - “Хезмәт ветераны” медале
После войны
Шул көннән авылда эшли. 1947 елның маенда Камалтдинова Миңлегайшә Әгъзаметдин кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бергәләп 3 кыз, 5 малайтәрбияләп үстеләләр. Хөсәен абый башта колхозда төрле эштә эшли. 1955-1959 елларда балалар йортында бухгалтер була. 1959 елдан колхозда балта остасы булып эшли. 1983 елда лаеклы ялга чыга. Пенсиядә булса да, колхозда озак еллар хезмәт итә,яңа таш мәчет төзүдә дә катнаша.
Абыйсы Шакир 1944 елның азагында сугышка алына һәм Берлинга һөҗүм иткәндә һәлак була. Энесе Хәнәфия ФЗОны тәмамлый, Кемерово өлкәсендә эшләгәндә вафат була.