Фатхетдинов Хасан Фатхетдинович
Фатхетдинов
Хасан
Фатхетдинович
1911 - 13.04.1984

История солдата

   Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Менә 75 ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар әле һаман да үзен сиздерә.

   Минем бабам Фәтхетдинов Хасән Фәтхетдин улы 1911 елда Чистай районы Татар Гаделшасы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Алар гаиләдә 7 бала булганнар. Бабай бик кызыксынучан, акыллы малай булган. 4 сыйныфны тәмамлагач әтисенә ярдәмче булып йөргән.

   Туган авылының  саф һавасын сулап, салкын чишмә суларын эчеп , бабам ир – егет булып җитешкән. 1934 елда әбием Зәйтүнә белән гаилә корганнар.1936 елда Кызыл Маяк авылына күчеп киткәннәр.Яшәү шартлары авыр булган. Икесе дә колхозда төрле эшләрдә хезмәт иткәннәр.   Шул елларда янгын чыгып йорт- җирсез дә калганнар.

  1939 елда бабамны Фин сугышына алганнар. Аннан кайткач, озак та үтмәгән Бөек Ватан сугышы башланган.Бабамны, сугышка әзерләү өчен, Мари АССРда  Суслонгер лагерена җибәргәннәр.Анда ул бик авырлыклар күргән: солдатларны бик нык җәберләгәннәр, ач тотканнар.Шуннан бабамны сугышка озатканнар.

  Бөек Ватан сугышында бабам 1941 дән 1945 елга кадәр булган. Берничә тапкыр яраланган. Берлинга кадәр барып җиткән, Җиңүне дә шунда каршылаган. “За боевые заслуги”, “За отвагу”, “Кызыл йолдыз” ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Сүз уңаеннан, аның  бертуган энесе Хөсәен дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1942 елда батырларча  һәлак булган. Бабам белән алар бер дә очраша алмаганнар.

  1945 елның октябрендә бабам Хасән туган авылына әйләнеп кайта алган.Әбием белән  алар 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге көндә аларның 6 сы исән – саулар.  Минем әтием Камиль төпчек бала.

  Авылга кайткач, ул башта куян фермасында мөдир, аннан бригадир, ахырдан колхоз рәисе дә булып эшли.

  Сугышта алган яралар, авырлыклар эзсез үтми:  1984 елның 13 апрелендә бабам  авырып үлеп итә.

  Мин шундый батыр, кыю йөрәкле бабам булуы белән чиксез горурланам. Аның турындагы истәлекләр безнең күңелләрдә, кешеләр телендә бүгенге көнгә кадәр яши.

Регион Республика Татарстан
Населенный пункт: Чистополь
Годы службы 1941 1945
Дата рождения 1911
Дата смерти 13.04.1984

Автор страницы солдата

Страницу солдата ведёт:
История солдата внесена в регионы: